Additional information: |
Сайра, сайра, сандугачым,
Талдан талларга очып,
Күңелең теләгән җиргә очып,
Матур чәчәкләр кочып.
Сандугачым сайрый чут-чут, дип,
Безнең илдән матур ил юк, дип.
Сайра, сайра, сандугачым,
Бездә шат тормыш көлә,
Бездә, матурлап синеңчә,
Бар халык җырлый белә.
Сандугачым сайрый чут-чут, дип,
Безнең илдән матур ил юк, дип.
Сайра, сайра, җырчы кошым,
Җырла бер дә армыйча.
Җир шарын шау-герләтеп без
Җырлыйк бер туктамыйча.
Сандугачым сайрый чут-чут, дип,
Безнең илдән матур ил юк, дип. |